Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында буа ремонтланды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Александр Бистәсендә «Татарстан Республикасы хуҗалыкларында мелиорация эшләре» республика программасы буенча буа ремонтланды. Бу эшне «Мелиорация» ПМКның “Сарман” ҖЧҖ башкарды.

Эш барышында бикләгечләр алыштырылды, керү юллары ясалды, яр буе өлеше ныгытылды һәм су авария хәлендә җыелганда агызып чыгару өчен улаклар куелды. Барлык эшләр өчен тотылган чыгымнар күләме 6,7 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International