Татарстанда Яшь эшкуар мәктәбе узды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Яшь экшуар(яшь фермер) мәктәбе уздырды. Чара “Идел” яшьләр үзәге базасында (Лаеш районы) узды.

Мәктәп чараларында авылда бизнес ачарга теләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 50 кеше һәм бер елдан азрак эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Мәктәп чараларында катнашучылар бизнес-план төзү, бизнес-план язу һәм әзерләү нигезләрен өйрәнделәр.Бу хакта консалтинг компаниясе җитәкчесе Наталья Маслехина сөйләде. Катнашучылар аның җитәкчелегендә ИП һәм ҖЧҖ (ООО) оешмаларының оештыру-хокукый аерымлыкларын өйрәнделәр,бизнес-планга аңлатма бирделәр, шулай ук яшь бизнесменнарның ялгышларын анализладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге белгечеДамир Гыйләҗев авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшкуарлыкка ярдәм итү буенча гамәлдәге программалар, конкурслар һәм грантлар белән таныштырды. Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкиле Алинә Сәгадиева «Бизнес-десант» проекты – Татарстан Республикасында үз эшеңне ачу һәм алып бару мәсьәләләре буенча тәҗрибәле бизнес-тренерлардан түләүсез уку семинарлары сериясе турында сөйләде.

Уку барышында анда катнашучылар практик биремнәр дә башкардылар – үзләренең бизнес-планнарын төзеделәр, эшлекле уеннарда, «идарә ярышларында» катнаштылар, боларда яшь эшкуарлар эңгәмәдәшен дөрес тыңларга һәм файдалы әңгәмә корырга өйрәнделәр.

Мәктәпнең соңгы көнендә шәхси үсеш буенча тренинглар үткәрелде. Катнашучылар сүзләренә караганда, яшь эшкуар мәктәбе авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнесын ачарга теләүчеләргә эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә төшенү, тәҗрибә туплау һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен уңышлы мәйданчык булды. Һәр катнашучыга квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International