Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Битаман» ҖЧҖендә һәркөнне 6 тоннадан артык сөт савалар

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Битаман» ҖЧҖ районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитешерү буенча лидерларның берсе. Хуҗалыкның товар-сөтчелек комплексы Олы Битаман авылында урнашкан. Монда 1575 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 460 савым сыеры. Һәркөнне 6,4 тонна сөт савыла.

Хуҗалык белгечләре сүзләренә караганда, «Битаман» ҖЧҖендә терлекләр тоту өчен бөтен шартлар тудырылган. Аерым бозаулату залы, профилакторий бар, һәр яңа туган бозау 10 көн аерым урында тотыла, аңа үз номеры бирелә, бозауларны тиешенчә, җиренә җиткереп карыйлар, яшь терлекләрнең сәламәтлеген даими күзәтеп торалар. Сыерлар даими рәвештә диспансеризация узалар.

«Битаман» хуҗалыгы җитештерелгән сөтне Арча сөт заводына тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International