Татарстанда авыл хуҗалыгы машиналарын 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Беренче шундый чара Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының “Ак Барс Буа” ҖЧҖенең 1 нче филиалы базасында узды.
Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, «Татагролизинг» ААҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенчаконсультантлары, дилерларның һәм сервис хезмәтләренең вәкилләре катнашты.
«ТР АПКсын техник җиһазлау. Инженер-техник хезмәтләрнең техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча йомгаклары һәм бурычлары» темасына нотык белән министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады.
«Республиканың агросәнәгать комплексы алдына 2017 елда терлекчелек продукциясен җитештерүне 5 %ка арттыру һәм үсемлекчелекне 10%ка арттыру бурычы куелды, – дип искә төшерде Тәлгать Таһирҗанов. Бу максатларга ирешү өчен техниканың әзерлеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш».
Министр урынбасары, 2017 елда, башка еллардагы кебек, «60/40» программасын үтәү өчен 2 млрд. сум акча бүленәчәк, дип әйтте.
«Республикада техник сервис хезмәтләрен үстерүгә аерым игъибар биререгә кирәк», – дип билгеләп үттеТәлгать Таһирҗанов.
Бүгенге көнгә техниканы ремонтлап бетергән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бар, шулар арасыннан –Актаныш районының «Чишмә», «Башак», «Әнәк» хуҗалыклары, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖ,Кукмара районының «Урал» АХҖК һәм Вахитов ис. АХҖК һәм башкалар бар.
Семинар барышында шулай ук Радик Зыятдинов чыгыш ясады, ул үзйөрешле техникага тикшерү уздыруга әзерләнү турында мәгълүмат бирде, Азат Җиһаншин лизинг техникасы турында сөйләде.
Аннары семинарда катнашучылар “Ак Барс Буа” ҖЧҖ 1 нче филиалының машина-трактор паркында булдылар. Анда саклауга куелган техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышы белән таныштылар.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк, шундый семинар-киңәшмәләр республиканың башка районнарында да узачак: 30 ноябрьдә – Балык Бистәсе муниципаль районында, 1 декабрьдә – Кукмара, 2 декабрьдә – Әгерҗе, 6декабрьдә – Минзәлә, 7 декабрьдә – Баулы, 8 декабрьдә – Яңа Чишмә муниципаль районнарында узачак.