Казан дәүләт аграр университетында инженерлык хезмәтләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары уза

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары башланды. Укулар 2016 елның 16 декабренә кадәр барачак. Курсларның максаты – хуҗалыкта машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрнең сыйфатын яхшырту.

Курслар Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары өчен оештырылды. Укулар өч этапта уздырыла: 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, 5 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр һәм 12 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр.

Программаны үзләштереп бетергәч, укуларда катнашучылар авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны көйләү, эксплуатацияләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү, сыер саву аппаратларын, азык өләшү җайланмаларын көйләү һәм эксплуатацияләү буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен арттырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International