«Чаллы-икмәк» компанияләре төркеме “Татарстан Республикасы фермерлары белән хезмәттәшлек итү” буенча конференция үткәрә

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

«Чаллы-икмәк» компанияләре төркеме 2016 елның 29 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Чаллы шәһәрендә «OpenCity» отеленең конференц-залында “Татарстан Республикасы фермерлары белән хезмәттәшлек итү” буенча конференция үткәрә. Чараның максаты –Татарстан Республикасы фермерлары белән ачыктан-ачык сөйләшү һәм үзара файдалы стратегик хезмәттәшлек урнаштыру.

Конференциядә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Чаллы-икмәк» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов, «Чаллы-икмәк» сәүдә йорты генераль директоры Алсу Хәйруллина һәм башкалар катнашты.

Конференциядә фикер алышуның төп темасы – 2017 елга эш планын карау, сөт продукциясе, яшелчәләр, яшел тәмләткечләр, йомырка, ит һәм башка продукция ташу буенча шартнамәләр төзү.

«Чаллы-икмәк» компанияләр төркеме 40 елдан артык инде базарда. Компания җирле товар җитештерүчеләр белән һәрвакыт ачык сөйләшүләр алып бара. «Чаллы-икмәк» КТ бары тик югары стандартларга җавап бирә торган продукция бирүче, базарда сыналган партнерлар белән генә эш итә. Компания белгечләре сүзләренә квараганда, конференциянең әлеге форматы фермерлар эшенең һәм өлешләп сатуның яңа конструктив моделен төзергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International