Казан халкы һәм кунаклары Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда кышны каршыладылар

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Шимбә көнне Казанда Игенчеләр сарае каршында «Кышны каршылау» бәйрәме узды. Бәйрәмне оештырган «РАЦИН» ДУП “Аграрийларда кунакта” мәдәни-күңел ачу чаралары циклын дәвам итте.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Илсур Закиров һәм башкалар булды.

«Кышны каршылау” бәйрәме кунаклары өчен Алексеевск районының иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнгән иде, төрле мавыктыргыч уеннар булды, конкурслар оештырылды. Бәйрәмнең максатын раслагандай, матур гына явып торган кар да кешеләрнең күңелләрен күтәреп, тантанага ямь өстәп җибәрде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, бәйрәмгә килгәч, барлык мәйданчыкларны йөреп чыкты, чәй-сыйлардан авыз итте, ярминкәдә катнашучыларның хәлләрен сорашты.Бәйрәм кысаларында ярминкә-сәүдә оештырылган иде.

Ярминкәгә бал һәм башка умарта продуктлары алып килгән Биектау районы умартачысы Вилдан Зәйнуллин үзенең умартачылыгы турында сөйләде. Аның 200гә якын умартасы бар икән. Балы да берничә төрле – көнбагыш чәчәгеннән, юкә чәчәгеннән, клевердан җыелган баллар. “Сатып алучылар да күп, бәйрәм дә бик матур», – диде ул.

«Татарстанның урман үләннәре” ПК вәкилләре төрле үлән чәйләре белән сыйладылар. «Башта без төрле үлән чәйләрен эчеп карарга тәкъдим итәбез. Монда витаминлы, тынычландыра торган, дәвалый торган үләннәр бар. Һәм, иң мөһиме, алар барысы да үзебездә, Татарстанда, җыелган», – дип сөйләде шуннан килгән вәкил Руфина.

Килүчеләрне Казанның иң яхшы пешекчеләре бик тәмле пылау белән сыйладылар. Тавык ите, сыер ите, диңгез продуктлары белән пешерелгән пылаулардан авыз итәргә мөмкин иде. Әле бу гына да түгел, тагын карабодай боткасы, шашлык, кондитер әйберләре, кайнар эчемлекләр белән дә сыйландылар кунаклар.

«Оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Монда бик кызык, мавыктыргыч. Балалар белән килеп, рәхәтләнеп ял итә торган урын бу», – диде Казанда яшәүче Айгөл Гәрәева.

Бәйрәм азагында лотерея уйнатылды, төп призны – тере чыршыны – Казаннан Закировлар гаиләсе алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International