Татарстан Республикасының кайбер муниципаль районнарында кече хуҗалыклар җитештергән тулаем продукциянең өлеше 50-70% тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, аларның киләчәк үсеше турыдан-туры терлек азыгы белән тәэмин ителешкә бәйле, ә бу исә үзе күбесенчә пай җирләре өчен аренда түләвенә бәйле. Бу тема 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында авыл халкының эшлекле активлыгы буенча узган зона очрашуларының берсендә төп темаларның берсе булган иде. Мондый очрашуларны бу елның декабрендә дә үткәрү планлаштырыла.
2016 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аренда түләвен сабан бодае уңышы бәясеннән 5 % күләмендә билгеләргә тәкъдим ителгән иде, бу – гектарга 707 сум чыга һәм ул, һава шартларына бәйле рәвештә, хуҗалыкның икътисадый торышына бәйле. Бу тәкъдим Татарстан Республикасының Иминлек советы тарафыннан да хупланды. Моннан тыш, моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2014 елның 19 августында күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары түләү күләмнәрен артырганнар иде.
2016 елда аренда шартнамәләре буенча республикада түләү бер гектарга 623 сум итеп билгеләнде (2015елда – 550 сум/га), (2014 елда – 508 сум/га). Иң югары түләү Тукай муниципаль районында – гектарга 851сум. Мөслим районында бу күрсәткеч 791 сум, Баулы районында – 782 сум, Спас районында – 767 сум, Буа районында – 754 сум. Шул ул ук вакытта Әлмәт, Чүпрәле, Зәй, Кама Тамагы районнарында түләү 500 сум иде, Югары Ослан районында – 478 сум.
11 районда гектарга 600 сумнан кимрәк түләделәр, болар: Әгерҗе, Әлки, Апас, Әтнә, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Саба, Чирмешән районнары.
Хуҗалыклар арасында түләү шактый аерыла. Мәс., Ютазы районының Котловская Э.З. КФХында түләү гектарга 1875 сум булган, Тукай районының Сәйдәшев ис. АХҖ ҖЧҖендә – 1635 сум, Тукай районының “Биклән” җитештерү кооперативында – 1600 сум, Ютазы районының Тимербаев А.Г. КФХында – 1592 сум,Әгерҗе районының Нәбиуллин Р.К. КФХында – 1524 сум. Иң түбән түләү Саба районының “Симет” ҖЧҖендә – бер гектарга 365 сум, Лаеш районының Гимадеев И.И. КФХында – 339 сум, Югары Ослан районының “Заря” АФ” ҖЧҖендә – 299 сум, Алексеевск районының «ВЗП Северный» ҖЧҖендә – 274 сум, Лаеш районының “Семиречье” АФ” ҖЧҖендә – 250 сум.
3 ел буе һәм 1 елдан артыграк 1000 сумнан артыграк түләүче предприятиеләр дә бар, шундыйлардан: Тукай районының «Ирек» ҖК, Сәйдәшев ис. АХҖ һәм “Биклән” ҖК, Лаеш районының «Хәерби» ҖЧҖ, ә бит Саба районының “Симет” ҖЧҖендә шул ук вакытта гектарга 365 сум түлиләр, Тәтеш районының «Красная поляна» ҖЧҖендә – 403 сум, Азнакай районының Мөстәкимов ис. ҖЧҖендә 498 сум түлиләр.
Крестьян-фермер хуҗалыклары аренда түләвен барлык районнарда диярлек арттырдылар – Ютазы районында, мәс., гектарга 1259 сумнан 1875 сумга кадәр җитте (Котловская Э.З., Тимербаев А.Г, Гафиятов Ф.Х.), әлегә Лаеш районы фермерлары калыша: Гимадеев И.И. – 339 сум һәм Тәтеш районыннан ХөсеновҖ.И. – 400 сум
Аренда түләве гектарга 800 сумнан артыграк: Балык Бистәсе районының “Кулон-Агро” ҖЧҖендә, Чистай районының «Транс-Агро» ҖЧҖендә – 1000 сум, ООО «Камский Бекон» – 1290 сум.
Түбәндәгеләр аренда түләвен елдан-ел киметә баралар: ОАО «Красный Восток» ААҖ, Алексеевск районының«ВЗП Северный» ҖЧҖ – гектарга 274 сум, “Ак Барс” ХК” ААҖ, “Семиречье” АФ” ҖЧҖ – 250 сум, “Сөт иле” ҖЧҖенең агрофирмалары – 500 сумнан артык түгел.