Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минеральашламалар сатып алалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2016 елның 24 ноябренә хуҗалыкларда 53,5 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 18,4 кг чыга (көзгечәчүне дә кертеп).
Бүгенге көнгә иң күп ашлама Тукай муниципаль районында тупланган – бер гектарга 49,1 кг туры килә. Аннан кала Сарман районы – бер гектарга 49 кг, Зәй районында – 45 кг, Әтнә районында – 28,2 кг, Мөслим районында – 26,7 кг, Буа районында – 26,7 кг, Түбән Кама районында – 25,5 кг, Тәтеш районында – 24,5 кг.
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама бик аз тупланган, шулар арасында: Менделеевск районында гектарга 10,9 кг туры килә, Бөгелмә һәм Кайбыч районнарында – һәркайсында 10,5 кг, Әлмәт районында – 10,4 кг, Чирмешән районында – 10,1 кг, Әгерҗе районында – 7,7 кг, Яңа Чишмә районында – 7,6 кг.
Минераль ашламалар сатып алу эше Әтнә муниципаль районында яхшы куелган, монда 2016 елның 1 ноябреннән алып гектарга 17,6 кг ашлама тупланган. Шулай ук Тәтеш районында – 9 кг, Актаныш һәм Буа муниципаль районнарында – һәркайсында 7,7 кг.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ашламага ихтыяҗлары зур булуга да карамастан, ноябрь аендааларны сатып алу эше бик сүлпән бара, мәс., Югары Осланда гектарга 13,9 кг тупланган, Зеленодольскрайонында – 12,7 кг, Алексеевск районында – 12,7 кг, Алексеевск районында – 12,6 кг, Минзәлә районында – 11,4 кг, Аксубай районында – 9,2 кг һәм Кама Тамагы районында – 6,3 кг.