Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районыннан Динә Җамалиева крестьян-фермер хуҗалыгында быел 65 тонна кош ите сатылган

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Олы Карагуҗа авылыннан Динә Җамалиева крестьян-фермер хуҗалыгында кош ите җитештерү белән шөгыльләнәләр. “Быел гына эшли башладык әле”, - диде КФХ вәкиле НәгыймҖамалиев.

Кош-корт тоту өчен ике ташландык бина – яшелчәсаклагыч һәм склад – реконструкцияләнгән, кошларны ашату һәм эчерү өчен җайланмалар сатып алынган.

Нәгыйм Җамалиев сүзләреннән күренгәнчә, алар башта тәүлеклек чебиләр сатып алалар. Аннары, аларны үстереп, халыкка саталар. Быел монда шундый тавыклар һәм бройлерлар үстереп, 65 тонна кош ите сатканнар.

Хәзер хуҗалыкта 3000 баш күркә бар. «Аларга 157 көн, һәркайсының авырлыгы 20 кг», – дип сөйләдеНәгыйм Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International