Марат Әхмәтов «Кече һәм микробизнес: үсеш потенциалы» бизнес-марафонында катнашты

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы һәм «Комсомольская правда» нәшрият йортының (ИД) Казанда «Кече һәм микробизнес: үсеш потенциалы» бизнес-марафоны узды. Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» коммерциягә карамаган оешма (НО) директоры Сергей Болотаев, «Россельхозбанк» АҖенең Кече һәм микробизнес департаментыдиректоры урынбасары Алексей Истомин, эшкуарлар республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда бизнесны үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Авыл эшкуарларын финанс ресурслары белән тәэмин итү һәм тиешле инфраструктура булдыру аеруча мөһим», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Бизнес-марафонда катнашучылар эшкуарлыкка дәүләт һәм банк ярдәменә бәйле, бизнес һәм хакимиятнең нәтиҗәле хезмәттәшлегенә, кече һәм микробизнесны үстерүнең перспектив юнәлешләренә бәйле актуальмәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов бизнес башларга теләүче һәм банк кредитларына мохтаҗ эшкуарларга үз проектларының мөмкинлекләрен чамаларга һәм чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак булган бизнес-планнар төзергә тәкъдим итте.

Министр шулай ук республикада авыл халкының эшлекле активлылыгын арттыруга юнәлдерелгән 20 дәүләт программасының гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде.

Аннары бизнес-тренинг узды, аның барышында эшкуарлар уңышлы бизнес булдыру кагыйдәләре, клиентлар җәлеп итү һәм аларны югалтмау ысуллары һәм башкалар турында мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International