«Агрегатлар мәйданчыкка куелды, аларны саклау буенча бөтен техник таләпләр үтәлде– махсус саклау шартларын таләп итә торган барлык детальләр салдырылды һәм тиешенчә саклауга куелды. Кар-яңгыр эләгүдән саклау өчен машиналарның ачык урыннары махсус җайланмалар белән ябылды, тәгәрмәчләр кояштан яклау чаралары белән эшкәртелде, – дип сөйләде хуҗалыкның башинженеры Марат Мөхәммәтшин. – Машина паркларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре бара. Барлык операцияләр график буенча, этаплап башкарыла, ремонтлаучылар үз эшләренә җаваплы карыйлар».
“Смена” бүлекчәсенең машина-трактор паркында кыр агрегатлары шактый күп, аның территориясенә «Мокшино» һәм «Восход» бүлекчәләреннән дә агрегатлар китереп куелган. Монда ике чәчкеч, икекультиватор, ун сабан һәм аларга частьләр ремонтланган. Ремонтчыларның алда эшләре шактый әле –кыш узганчы 140 сабан, дүрт чәчкеч һәм дүрт культиватор ремонтлыйсы бар.
Культиваторларны әзерләү белән Виталий Васюткин, Юрий Лаврентьев шөгыльләнә, сабаннарны Николай Борисов, Петр Юмартов һәм Андрей Сулейманкин ремонтлыйлар. Механик Давыд Сөләймановкөйләү процессын тикшереп тора, механизаторларга булыша.
«Җәй көне тоткарлыксыз эшләү өчен “чаналарны” кыштан әзерлибез», – диләр ремонтчылар.
Остаханәдә нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шпртлар бар – җылы, якты, кайнар азык белән тукландыру оештырыла.