Республиканың Спас муниципаль районыннан Гайнуллиннарның гаилә фермасында терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районыннан Гайнуллиннарның гаилә фермасында терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар.

«Сыерларның баш санын башмак таналар белән тулыландырырга тырышабыз, –дип сөйли Рәис Гайнуллин. – Үгез сатып алдык, яңа туган бозауларны тоту өчен бөтен шартлар бар».

Бүген фермада 137 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән – 70 савым сыеры. Алга таба Рәис һәм аның улы Илмир терлекләр санын 200 башка кадәр җитерергә уйлыйлар. Хуҗалыкта шулай ук 30 сарык та бар.Терлекләр өчен кышка җитәрлек итеп мулдан азык әзерләп калдырганнар.

«Хуҗалыкны җаен белеп алып барсаң, тоткан чыгымнар да аклана. Өстәвенә, 1 ноябрьдән сөткә бәяләр дә күтәрелде, – дип сөйли эшкуар. – Җәен дә хуҗалыкка сөттән табыш килеп торды үзе».

Узган ел республика программасы буенча авылның үзәк урамыннан фермаларга кадәр 300 метр озынлыкта бетон юл салынган. Рәис Гайнуллин сүзләренә караганда, мондый юлның өстенлекләре зур, ул салынгач, сөт җыючылар продукция алу өчен ферманың үзенә үк киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International