Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Продпрограмма” АПК” ҖЧҖендә бер сыердан тәүлеклек савым 27,6 килограммга җитә

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Продпрограмма” АПК” ҖЧҖендә бер сыердан тәүлеклек савым 27,6 килограммга җитә. Хуҗалыкта 3055савым сыеры бар, көнлек савым 84,2 тоннага кадәр җитә.

“Продпрограмма” АПК” ҖЧҖендә иң югары күрсәткечләргә чаралар комплексы аркасында ирешәләр.«Бездә генетика, терлекләрне карау, азык әзерләү буенча зур эш алып барыла, галим-консультантларны да җәлеп итәбез. Үзебез дә эшкә өйрәнәбез – безнең команда яшь, ветеринарларның уртача яше 23-24 яшь»,– дип сөйләде предприятиенең генераль директоры Рифат Мотыйгуллин.

Монда терлекләрне 15-17 компоненттан торган азык белән тукландыралар. Биналарда сөтүткәргечләр, азык өләшү җайланмалары, тирес җыю транспортерлары урнаштырылган, вентиляция системасы ремонтланган. Кышка җитәрлек итеп төрле азык әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International