Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында эре мөгезле терлекләрне кышлату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Узган атна азагында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Вафауллин А.А.» КФХ базасында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Анда эре мөгезле терлекләрне кышлату, сөт җитештерү һәм бозаулар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, авыл хуҗалыгы предпримятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарның практик өлешендә крестьян-фермер хуҗалыгында бозауларны һәм савым сыерларын карау технологияләре, терлек азыгы рационы, сыер саву методикасы белән таныштылар. Белгечләр шулай ук ашлык фуражын җитештерү цехында да булдылар.

«Хуҗалыкта терлекчелек буенча уңай үзшәрешләр күзәтелә», – дип билгеләп үтте район башлыгы РөстәмНуриев.

Семинарның пленар өлеше авыл Мәдәният йортында узды. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Зарипов бу елның 10 аенда районда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау турында сөйләде, ә шул ук учреждениенең терлекчелек буенча консультанты Алмаз Даутов катнашучыларны эре мөгезле терлекләрне кышлату үзенчәлекләре белән таныштырды. Районның ветеринария берләшмәсе башлыгы Илфирт Хәйретдинов яшь терлекләрне карау һәм ашату, бозаулар канының биохимик параметрларына анализ ясау мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International