Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Кама” агрофирмасы ҖЧҖенең өченче бүлекчәсендә бар куәткә авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау эшләре бара.
«Парктагы 467 сабан ремонтланып бетте һәм алар эшкә әзер. Чираттта – 12 культиватор һәм 9 чәчкеч», –дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе Нәзиф Хөснетдинов.
Ремонт эшләрен Мөнәвир Зыятдинов, Камил Шәйхетдинов, Радик Шиһапов, Алексей Горшков һәм Андрей Кудряшов башкаралар. Чәчү комплексларын җайга салу белән Әбүзәр Галимов һәм Илгиз Гыйльфанов мәшгуль. Газ белән эретеп ябыштыручы – Җәлил Яруллин. «Механизаторлар үз техникаларын үзләре ремонтлыйлар. Алар эш сыйфатына зур игътибар бирәләр, чөнки техника яз көне эшне туктатырлык булмаска тиеш, – дип сөйли Нәзиф Хөснетдинов. Җиде МТЗ-1221 тракторыннан берсе ремонтланды инде. Дүрт “Нью Холланд” һәм бер “Лексион” тракторы “ФинАгроТрейд” җәмгыятенә озатылды, ул оешма куәтле техниканы ремонтлауга махсуслаштырылган».
Шуны да әйтеп узарга кирәк, “Кама” агрофирмасы ҖЧҖ авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча оештырылган конкурста 1 нче урынны алды. Конкурс йомгаклары узган атнада мәгълүм булды.