«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре селекция-нәсел эше буенча тикшеренүләр уздыралар

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Соңгы ун елда молекуляр генетика өлкәсендә шактый санда яңа ачышлар булды, алар нигезендә селекциянең яңа инструменты – маркер-ярдәмче селекция (MAS) барлыкка килде. Бу юнәлештә нәселле эре мөгезле терлекләрне геналар буенча типларга аеру буенча «ТатНИИСХ» ФДБФУнең молекуляр-генетик тикшеренүләр лабораториясе галимнәре тарафыннан да күп эш башкарыла. 2006 елдан башлап лабораториядә Татарстан Республикасы нәсел предприятиеләренең 200 баштан артык нәселле үгезләренә, төрле нәселдән булган 1500 баштан артык сыерга һәм таналарга анализ ясалды. 8 гена-маркер өйрәнелде, шул исәптән сөттәге аксым(каппаказеин CSN3, бета-лактоглобулин BLG, пролакт нPRL), сөтнең майлылыгы (соматропин-GH, диацетил-глицерин О-ацетилтрансфераза DGAT1, лептин LEP, тиреоглобулин TG5). Шулай ук маститлы һәм авыруларга чыдам ассоциатив маркерлар (лактоферрин LTF, маноза-тоташтыру ферменты MBL1) эзләү буенча да эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Элита” ДНП (ГПП)” ААҖ нәселле үгезләренең баш саны Голландия, Канада һәм АКШтан кайтарылган югары җитештерүчәнлекле нәселле терлекләр ярдәмендә ишәйтелә. Быел «ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре тарафыннан “Элита” ДНП (ГПП)” ААҖендә һәм «Симекс-Раша» ҖЧҖендә нәселле үгезләр ярдәмендә чыгарылган сыерларның җитештерүчәнлегенә чагыштырма анализ ясалды.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, “Элита” ДНП (ГПП)” ААҖендә нәселле үгезләр ярдәмендә чыгарылган сыерларда каппа-казеины буенча кыйммәтле ВВ генотиплары өлеше «Симекс-Раша» ҖЧҖендәге әлеге күрсәткечләрдән 4 %ка артык, ТТ тиреоглобулин генотибы гены буенча – 3 %ка.

“Элита”ГППнең нәселле үгезләре ярдәмендә чыгарылган сыерлардан алынган сөт беренче стандарт лактациядә «Симекс-Раша» ҖЧҖенә караганда 122 килограммга, ягъни 2 %ка артык, икенче лактациядә – 260 килограммга, ягъни 3,4%ка артык, аксым өлеше 0,05%ка артык. Әмма майлылыгы ягыннан 0,52%ка калыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International