Татарстанда АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурслар дәвам итә

2016 елның 19 ноябре, шимбә

Бу атнада Татарстан Республикасы муниципаль районнарында республиканың АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурслар узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге, «Восток Зернопродукт» ЯАҖ, «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе» ААҖ, «Татагролизинг» ААҖ, «Татагрохим» ААҖ вәкилләреннән торган комиссияләртехниканың кышкы саклауга куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, Татарстан агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген, шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларын бәяләделәр.

Комиссияләр йомгаклары буенча Кама Тамагы муниципаль районында 1 нче урынны «Кама Тамагы” АХП” ҖЧҖ алды, 2 нче урынны – “Олы Кариле” ААҖ.

Чүпрәле муниципаль районында 1 нче урында – ООО «Чынлы» ҖЧҖ, 2 нче урында – «Ак Барс Чүпрәле»ҖЧҖ.

Минзәлә муниципаль районында 1 нче урында – «Заиковский» ҖЧҖ, 2 нче урында – «ОрганикТөркемнәр» ҖЧҖенең “Тәкермән” бүлекчәсе.

Лениногорск муниципаль районында 1 нче урында – «Лениногорский» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Урдала» бүлекчәсе, 2 нче урында – «Сатурн-Урал» ҖЧҖ.

Мөслим муниципаль районында 1 нче урында – «Исламов» КФХ, 2 нче урында – «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ.

Азнакай муниципаль районында 1 нче урында – «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Сукаеш» бүлекчәсе, 2 нче урында – «Союз-Агро» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International