Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыннан КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр санын 150 башка җиткерергә уйлый

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Алабирде авылыннан КФХ башлыгы Фирдүс Җәләлиев ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Быел КФХ башлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант отты. Грант акчаларын ул 150 башка исәпләнгән эре мөгезле терлекләр симертү фермасынреконструкцияләүгә юнәлдерде.

Бүгенге көндә терлекчелек объекты төзелеп беткән диярлек. «Терлекчеләр өчен ял бүлмәсен һәм юыну бүлмәсен генә көйләп бетерәсе калды», – дип сөйләде авыл эшкуары.

Хуҗалыкта 62 баш эре мөгезле терлек, 135 баш ат бар. Быел монда 400 гектар мәйданда бодай, арпа, солы һәм люцерн үстергәннәр.

2015 елда крестьян-фермер хуҗалыгында терлек сую пункты төзегәннәр, анда тәүлеккә 12 башка кадәр эре мөгезле терлек, 12 дуңгыз һәм 20 башка кадәр вак терлек суярга мөмкин.

«КФХда 4 кеше эшли, – ди Фирдүс Җәләлиев. – Киләсе елда эре мөгезле терлекләр санын 150 башка кадәр җиткерәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International