Татарстанда 2017 ел уңышы өчен 190 мең тонна (1 гектарга 65 кг исәбеннән) минеральашлама кирәк булачак.
2016 елның 11 ноябренә республикада 46,9 мең тонна, ягъни 1 гектарга 16,2 кг (көзгечәчүне дә кертеп) минераль ашлама тупланган.
Бүгенге көнгә ашламалар иң күп күләмдә тупланган районнан Тукай муниципаль районын атап китәргә кирәк – тупланган ашлама бер гектарга 49,1 кг туры килә. Аннан кала Сарман районы – бер гектарга 49 кг, Зәй районында – 45 кг, Мөслим районында – 26,7 кг, Әлки районында – 22,1 кг, Нурлат районында – 21,8 кг, Түбән Кама районында – 20,2 кг.
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашламалар бик аз күләмдә тупланган, шулар арасынннан: Аксубай районы – бер гектарга - 9,2 кг, Баулы районы – 8,8 кг, Мамадыш районы – 8,6 кг, Чирмешән районы – 8,3 кг, Әгерҗе районы – 6,6 кг, Кама Тамагы районы – 6,3 кг, Бөгелмә районы – 6,1 кг, Яңа Чишмә районы – 5,5 кг.