2016 елның 25 ноябреннән 27 ноябренә кадәр “Идел” (“Волга”) яшьләр үзәге базасында (Лаеш районы) Яшь эшкуар (яшь фермер) мәктәбе узачак. Чараны, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) уздыра.
Форумда катнашуга авыл җирендә яшәүче, авылда үз бизнесын ачарга теләүче 18-35 яшьлек кешеләр, шулай ук кимендә бер ел эшләгән крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла.
Яшь эшкуар мәктәбе чаралары кысаларында бизнесны планлаштыру, бизнес-план әзерләү һәм язу нигезләрен өйрәтү каралган. Программага түгәрәк өстәлләр, семинарлар, шәхси үсеш тренинглары, төрлебизнес-уеннар үткәрү керә, аларның максаты – катнашучыларны финанс проблемаларын хәл итәргә, сөйләшүләр алып барганда уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә, базарда көндәшләр арасында уңай шартлар тудырырга, үз эшеңдәге уңышсызлыклардан курыкмаска өйрәтү. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Эшкуарлыккка ярдәм итү фонды вәкилләре яңа эш башларга җыенган бизнесменнарга эшкуарларга ярдәм итү программалары турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Яшь эшкуар мәктәбе катнашучыларга хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашу, яңа элемтәләр һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк.
Форумда катнашу өчен 2016 елның 20 ноябренә кадәр электрон гариза тутырып җибәререгә кирәк, сайтның адресы: https://ais.fadm.gov.ru.
Мәктәп программасын узган һәр катнашучыга КФХ өлкәсендә эшкуарлык нигезләрен өйрәнү буенча укулар узу турында сертификат тапшырылачак.