Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә II Бөтендөнья ашлык форумына әзерләнү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

15 ноябрьдә II Бөтендөнья ашлык форумына әзерләнү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе төбәкләре катнашында видеоконференция режимындагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.

«Форумның эш программасы бик тыгыз, – диде Джамбулат Хатуов. – Әлеге форум, анда катнашучыларга ашлык җитештерүдә Россиянең стратегик юнәлешләрен күрсәтү белән бергә, дөньякүләм базардагы хәлләрне белергә, шуңа карап, үз төбәкләрендә ашлык үстерү стратегиясен булдырырга мөмкинлек бирәчәк».

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев төбәкләр делегацияләренең II Бөтендөнья ашлык форумында катнашуга әзерлекләре турында сөйләде. Ул Татарстан, Башкортостан республикаларының һәм Ульяновск өлкәсенең яхшы әзерләнгән булуларын билгеләп үтте.

Аннары делегацияләрнең әзерлеге турында төбәк авыл хуҗалыгы министрлары сөйләде.

«Татарстан делегациясе составы 16 кешедән тора. Болар - эре холдинглар, эре предприятиеләр җитәкчеләре, алар Бөтендөнья ашлык форумының конференцияләрендә, түгәрәк өстәлләрендә, шулай ук “Ашлык җитештерү һәм ашлык базары: глобаль үзгәрешләр һәм мөмкинлекләр” темасы буенча пленар утырышта катнашачаклар”», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов.

«Төрле юллар һәм инновацияләр эзләү буенча Татарстан бүген лидерларның берсе булуына мин ышанам», – диде, үз чиратында, Джамбулат Хатуов.

Белешмә өчен. II Бөтендөнья ашлык форумы – ашлык базарына кагылышлы иң эре эшлекле вакыйга, ул тармакны алга таба үстерү һәм глобаль азык-төлек иминлеге мәсьәләләре хакында фикер алышу буенча тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр эшләү өчен абруйлы мәйданчык булып танылды. Чара Сочи шәһәрендә 2016 елның 18–19 ноябрендә узачак.

II Бөтендөнья ашлык форумы эшендә 25тән артык илдән 2,5 меңгә якын кеше булыр дип көтелә. Болар  халыкара оешмалар һәм финанс институтлары җитәкчеләре, Россиянең һәм чит илләрнең эре агробизнес вәкилләре, дөньякүләм танылган галимнәр һәм аналитиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International