Н.Э. Бауман ис. КДВМА Ачык ишекләр көне үткәрә

2016 елның 18 ноябре, җомга

2016 елның 19 ноябрендә Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасыакадемиясе Ачык ишекләр көне үткәрә.

Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары югары уку йорты җитәкчелеге белән очраша, академиянең белгечлек юнәлешләре, факультетлары, кафедралары белән таныша һәм 2017 елда уку йортына кабул итү үзенчәлекләре турында белә алалар.

Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Себер тракты ур., 35 йорт, Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең төп бинасы (актлар залы). Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 2739646 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International