Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга авылында шушы көннәрдә “Фермер” сәүдә йорты эшли башлады. Объектны шәхси эшкуар Минзифар Исмәгыйлев төзеде.
Сәүдә йортына килүчеләргә район фермерлары тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Сатуда крестьян-фермер хуҗалыкларыннан сыер ите, күркә ите, тавык ите, 9 төрле сөт продукциясе, шулай ук район кулланучылар берлеге предприятиеләренең икмәк-күмәч әйберләре һәм башка товарлар бар.
Шуны да әйтергә кирәк, республиканың Балык Бистәсе муниципаль районында күптән түгел “Олы Елга” кооперативы төзелде. Кооперативта катнашучылар озакламый үз продуктларын шулай ук “Фермер” сәүдә йортында сата башлаячаклар.