Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында тырмаларны, чәчкечләрне, культиваторларны һәм башка техниканы ремонтлау эшләре бара

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында тырмаларны, чәчкечләрне, культиваторларны һәм башка техниканы ремонтлау эшләре бара.

«Алда – оештыру-технологик чараларның тулы комплексы тора», – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Ромадановский.

Белгеч сүзәре буенча, авыл хуҗалыгы техникасын дөрес саклау аны куллану срогын озайта һәм техниканы тотуга чыгымнарны киметә, барлык эксплуатацияләү чорына машиналарның эшкә яраклылыгын саклап калырга ярдәм итә.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан бу елның декабренә кадәр техника паркының яртысын ремонтлап бетерү планлаштырыла, калган машиналар һәм һәм агрегатлар консервациягә куела.

Александр Ромадановский техниканы кышкы саклауга куюның ничек оештырылуына «Яуширмә»ҖЧҖен үрнәк итеп китерде. Монда көзге кыр эшләре тәмамлануга техниканы чистартып, юып куйганнар, майларын алыштырганнар, махсус саклау шартларын таләп итә торган агрегатларын, детальләрен салдырганнар. Машиналарга су керерлек тишекләрне махсус җайланмалар белән каплаганннар, тышкы буяуларын яңартканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International