Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы “Авангард” ҖЧҖенең Кайбыч сөт-товар фермасында терлекләр азыгы рационын төзүгә зур игътибар бирәләр. Терлекләр рационында салам, печән, сенаж, ашлык фуражы, чөгендер түбе, көнбагыш сыгынтысы, ашлык кукурузы һәм башкалар бар.
«Хуҗалыкта 83 сыер карыйбыз. Һәр сыердан һәркөнне уртача 20 килограмм сөт савып алабыз», – дип сөйләде машина белән сыер саву остасы Гөлзидә Шәрипова.
Баш зоотехник Илдар Сәмигуллин әйтүенчә, алар ел ахырына кадәр һәр сыердан 7840 кг сөт алуны планлаштыралар. Бүген бу күрсәткеч 6614 кг тәшкил итә.
Яшь терлекләрне тукландыру һәм карау технологияләрен үтәү нәтиҗәсендә фермада терлекләр үстерүдә дә яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Эре мөгезле терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы монда 850 граммтәшкил итә, ә симертү төркемендә – 950 грамм.