Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта «Көзге шаярулар» бәйрәме узды

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Шимбә көнне Игенчеләр сарае мәйданчыгында узган «Көзге шаярулар» бәйрәме Казан халкы һәм кунаклары өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды.

Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыру, химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары заместители Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов,«РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Татмелиорация" ТК» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, “Татмелиоводхоз” идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм башка рәсми затлар булды.

Бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы, мавыктыргыч конкурслар һәм аттракционнар, төрле призлар әзерләнгән иде.

Казан дәүләт аграр университеты Ачык ишекләр көне үткәрде. Агрономия факультеты мөгаллимнәре һәм студентлары документлар кабул итү шартлары, югары уку йортында өйрәнелә торган фәннәр һәм уздырыла торган чаралар турында сөйләделәр. «Бездә уку бик кызыклы, – дип сөйләде ГДАУның 4 нче курс студенты Анастасия Иванова. – Яңа белемнәр өстәп, табигать күренешләренә дә башка төрле карый башлыйсың. Мин үземне фәнгә багышлап, киләчәктә галим буласым килә».

«Җир төзелеше һәм кадастрлар» кафедрасы турында доцент Алмаз Сабирҗанов җентекле мәгълүмат бирде, «Бакчачылык» юнәлеше турында мөгаллим Александр Абрамов сөйләде.

«Сервис-Агро» ҖЧҖ чатырында булучыларны фри бәрәңгесе һәм коймак белән сыйладылар. Монда шулай ук дартста уйнадылар, хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләр – бәрәңге, кәбестә һәм суган күргәзмәсен карадылар.

Татагрохимсервис» ААҖ төрле конкурслар оештырды. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары үзләре тимер акча коеп карый алдылар, кайнар, татлы кукуруз белән сыйландылар. «Без югары табышлы культура – кукурузга өметләр баглыйбыз. Предприятие кукуруз орлыгы бирү буенча рәсми дистрибьютор булып тора», – диде «Татагрохимсервис» ААҖ хезмәткәре Гөлнур Зәйнуллина.

«ТатНИИСХ» ФДБУ чатырында авыл хуҗалыгы культураларының һәм яшелчәләрнең төрле сортларын күрергә мөмкин иде, кунаклар каклаган каздан һәм милли камыр ризыкларыннан – бәлеш, өчпочмак, гөбәдиядән авыз иттеләр.

ФГБУ «Россельхозцентр» ФГБУнең Татарстан Республикасы идарәсе бакчачылар өчен викторина, төрле конкурслар һәм чәй өстәле әзерләгән "Татмелиорация" ТК» ААҖ кошлар өчен иң яхшы азык оясына конкурс үткәрде. «Бездә аниматорлар командасы эшли, кунаклар өчен дүрт урында чәй әзерләнде», –диде “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФГБУ директоры Марс Хисмәтуллин.

«Татагрохим» ААҖ чатырында бәйрәм кунаклары үз көчләрен тирда сынап карадылар. «ТК “Майский”ТК» ҖЧҖ олылар һәм балалар өчен спорт уеннары программасы һәм «Скоморохи» балалар коллективы катнашында концерт программаы әзерләгәннәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге һәм “Татарский” агрохимия хезмәте үзәге (ЦАС)» ФДБУ чатырында кунаклар Минотавр лабиринты, «Кашык тиры», «Мини-боулинг», «Кольцеброс», «Көнбагыш» кебек уеннарда катнаштылар. «Бәйрәм бик ошады – кызыклы һәм кызыктыргыч чаралар күп оештырылган. Мин үзем монда очраклы рәвештә, үтеп барышлый гына эләктем», – дип, үз фикерләре белән бүлеште бәйрәмдә катнашучы Гөлнара Әминова.

Бәйрәмнең кульминациясе – супер лотерея булды, җиңүчеләргә төрле призлар эләкте – зонтик, кыздырылган каз, шикәр, карабодай һәм башкалар. “Кырлай” кунакханә-күңел ачу комплексында беркөнлек ял итү призын Вафиннар гаиләсе алды. "Татмелиорация" ТК» ААҖ әзерләгән төп приз - «Сосновый Бор» (“Наратлык”) шифаханәсенә юллама казанлы Әлфинур Сабировага эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International