Бүген Татарстан Республикасы муниципаль районнарында республиканың АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурслар башланды. Максат – авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм техниканы вакытында кышкы саклауга куюны тәэмин итү, аны 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне уңышлы оештыру.
Конкурс комиссиясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге, «Восток Зернопродукт» ЯАҖ, «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе» ААҖ, «Татагролизинг» ААҖ, «Татагрохим» ААҖ вәкилләре һәм башкалар бар.
Комиссиянең бурычлары – техниканың кышкы саклауга куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, Татарстан агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләү. Шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартлары да бәяләнәчәк.
Шуны да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы техникасы ябык биналарда яисә түбәсе ябык урыннарда сакланырга тиеш. Техниканы махсус аслыклар куелган ачык мәйданчыкларда саклау бары тик консервацияләү, герметизацияләү һәм складларга алып куюны таләп итә торган частьләрне салдырып алу буенча мәҗбүри эшләр башкарылганда гына рөхсәт ителә.
Татарстан Республикасы муниципаль районының иң күп балларны җыйган ике АПК оешмасы конкурста җиңүчеләр булып танылачак.