Шимбә көнне, 12 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.
Казанда ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:
– Совет районында ике мәйданчыкта оештырыла: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7);
– Яңа Савин районында: «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а);
– Авиатөзелеш районында: «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);
– Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83);
– Киров районында ике мәйданчыкта оештырыла: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);
– Вахитов районында ике мәйданчыкта оештырыла: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы мәйданчыкта һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур., 13);
– Идел буе районында: «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а);
Чаллы шәһәрендә ярминкәләр өч сәүдә мәйданчыгында оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.