10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч муниципаль районында булды. Районга килүгә министр “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖенең йомырка салучы тавыклар цехына кереп чыкты. Монда 75 мең башка исәпләнгән 4 цех эшләячәк. Аларның икесе эшли инде, өченчесе бу елның декабрендә эшли башлаячак, ә дүртенчесе төзелү стадиясендә. Гомуми инвестицияләр күләме 1 млрд. 300 млн. сум булачак.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районның 2016 елда авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров,Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров, районның АПК предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Тармакның эш йомгаклары һәм киләчәккә планнар турындагы нотык белән район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. «Районда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 87,2 мең гектар тәшкил итә, шуннан 71,2 мең гектары – сөрүлек җирләре», –диде Эдуард Дияров.
Район башлыгы сүзләренә караганда, 2016 елда игенчеләр 75,3 мең тонна ашлык җыйганнар, уртача уңдырышлылык - 23,1 ц/га. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1 ноябрьгә эре мөгезле терлекләр саны 11 мең баш исәпләнә (2015 елга караганда 449 башка кимрәк), шул исәптән савым сыерлары – 4,5 мең баш(+70). Сөтнең тулаем күләме 17,8 мең тонна (103%), ит 29,1 мең тонна (109%) җитештерелгән.
«2016 елда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 3 миллиард 625 миллион сум булыр дип көтелә (2015 елга карата 111%)», – дип, билгеләп үтте Эдуард Дияров.
Аның әйтүенчә, акчалата зур керем алу өчен файдаланылмый торган җирләрне үзләштерү проблемасын хәл итәргә кирәк. «Югары керемле (высокомаржиналь) культураларга игътибарны арттырырга,инвесторлар җәлеп итү эшен көчәйтергә кирәк», – диде район башлыгы, чыгышын тәмамлап.
Аннары тармак юнәлешләре буенча министр урынбасарлары чыгышлар ясадылар.
Илдус Габдрахманов Питрәч муниципаль районында бер гектар чәчүлек җиреннән алынган акчалата керем, игенчелек продукциясен җитештерү, туфрак эшкәртү һәм башкалар турынд сөйләде.
Ул районда бәрәңге тиешле күләмдә җитештерелми, дип тәнкыйтьләде, 20006 елда бу культура 436 гамәйданда чәчелгән булса, 2016 елда – 68 га гына.
«Орлык чистарту һәм калибровкалау линияләрен төзү, минераль ашламалар алу һәм чәчүлекләргә тиешле күләмдә кертү, авыл хуҗалыгы җирләреннән тиешенчә файдалану эшләрен көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады министр урынбасары.
Нәҗип Хаҗипов киңәшмдә катнашучыларга районда терлекчелек тармагының торышы турында җентекле мәгълүмат бирде. «Терлекчелек буенча күрсәткечләр уңай, – диде министр урынбасары. – узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү буенча үсеш – 4%, ит буенча 9% тәшкил итә».
Шул ук вакытта, терлекләрне тукландыру һәм тоту технологияләре барлык хуҗалыкларда да үтәлми, диде ул. Нәҗип Хаҗипов хуҗалыклар җитәкчеләрен терлек азыкларына анализ ясарга, баланслы рационнар төзергә һәм туклыклы азык кулланырга өндәде.
Тәлгать Таһирҗанов Питрәч районының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителеше турында сөйләде. Ул машина-трактор паркын киңәйтергә, чәчүлек комплексларыннан нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәклеген искәртте, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, терлекчелек фермаларын механикалаштыру мәсьәләләренә тукталды.
Ришат Хәбипов районда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеге, хуҗалыкларның акчалата керемнәре, кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә тукталды.
«Питрәч муниципаль районы, республика чәчүлек мәйданының 2,19%ын биләп, 2,76% товар продукциясе бирә (кошчылык комплексын исәпкә алмыйча, аныкы – 1,56%). Райондагы күрсәткечләр кимүгә таба бара», – дип ассызыклады министр урынбасары.
Районда уртача иң зур хезмәт хакы «Ак Барс Питрәч» ААҖендә – 28,6 мең сум, иң түбән «Рацин Шәле»ҖЧҖендә – 11,7 мең сум.
«Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыруда хезмәт өчен түләүне һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен матди кызыксындыруны тиешле дәрәҗәдә оештыру мөһим роль уйный», – диде министр урынбасары.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йомгак ясады. «Киләсе елда без игенчелек буенча җитештерүне 10 процентка арттырырга һәм терлекчелек буенча 5 процентка арттырырга тиеш. Моның өчен без бергәләп бөтен эчке резервларны ачыкларга һәм авыл хуҗалыгы хуҗалыгы үсешенең һәм аны үстерүнең яңа нокталарын табарга тиеш», – дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Хуҗалыклар эшчәнлеге мониторингы һәм декадага планнар төзү буенча шактый эш башкарырга кирәк.«Куелган планнарның үтәлеше катгый контрольдә булырга тиеш. Районның файдаланылмаган резервлары бар», – дип тәмамлады Марат Әхмәтов үз чыгышын.