«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» «METRO Quality Award» премиясенә лаек булды (“МЕТРО” сыйфат билгесе»). Ел саен үткәрелә торган (быелгысы 9 нчы) бүләкләү тантанасы Казанда «МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясенең сәүдә үзәгендә узды.
Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базары бүлеге башлыгы Айгөл Бабаева, «МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясенең “Идел” төбәге сәүдәсе буенча җитәкчесе Владислав Попов, бу компаниянең сәүдә үзәге идарәчесе Наталья Сафина, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» ААҖенең төп клиентлары буенча менеджеры Николай Гордеев катнашты.
«METRO Quality Award» премиясе иң яхшы төбәк товар җитештерүчеләренә һәм аларны кайтарып торучыларга 2007 елдан алып ел саен бирелә бирелә. Җиңүчеләрне сайлап алу илебезнең төрле төбәкләрендә компания экспертлары тарафыннан ел дәвамында башкарыла.
Бүләкне тапшырганда, Владислав Попов, Зеленодольск сөт җитештерү комбинаты үзен сыйфат стандартларына куелган югары таләпләрне үтәүче ышанычлы партнер буларак күрсәтте, дип билгеләп үтте.
Белешмә өчен. «МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясенең 26 илдә 750дән артык сәүдә үзәге бар.Компаниянең Россия бүлекчәсе илнең 49 төбәгендә үзенең 88 сәүдә үзәген ачкан.
Республика җитәкчелеге ярдәмендә компания Татарстан территориясендә 3 инвестиция проектын гамәлгә ашырды: икесе – Казан шәһәрендә, берсе – Чаллыда. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 66 млн. евро тәшкил итә, 550 эш урыны булдырылган.
«МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясе җирле товар җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә, аның сәүдә челтәрләрендә сатыла торган продукциянең 90%ы Россиядә җитештерелгән. Логистик челтәрдән файдаланып, җирле товар җитештерүчеләр җирле сәүдә базарларына гына түгел, ә төбәк һәм халыкара базарларга да чыгалар. Татарстан Республикасында «МЕТРО Кэш энд Керри»компаниясе 69 җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә.