Казан федераль университетында республиканың авыл җирлекләре башлыклары өчен укулар дәвам итә

2016 елның 11 ноябре, җомга

Казан федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль мәктәбе базасында Татарстан муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары өчен «Авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” программасы буенчаквалификация күтәрү курслары үткәрелә.

Программа нигезендә 17 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр 10 төркем тыңлаучылар өчен дәресләр үткәрү каралган. Лекцияләрне атнага бер мәртәбә 2шәр төркем тыңлый ала.

Лекцияләр белән республика министрлыклары, ведомстволары, күзәтчелек оешмалары һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре чыгыш ясый. Укулар барышында эшлекле уеннар үткәрелә, авыл җирлеге мисалында агымдагы вәзгыятькә, проблемаларга анализ ясала, җирлекне үстерү мөмкинлекләре билгеләнә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча курсларда катнашучылар кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме программалары турында, авылда эшкуарлыкны үстерү, җирләрне арендалау, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр һәм аларны урнаштыру мәсьәләләре турындаактуаль мәгълүмат алалар.

Бу елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл хуҗалыгы җирлекләре башлыклары белән авыл халкының эшлекле активлыгы мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләрен уздыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International