Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Уралхим" берләштерелгән химия компаниясе" АҖенең коммерция директоры Эмра Башаран белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, «Уралхим»сәүдә йорты” ҖЧҖенең генераль директоры Дмитрий Пекер, «Уралхим» сәүдә йорты” ҖЧҖенең авыл хуҗалыгы юнәлешендәге сәүдә белән идарә итү җитәкчесе Дмитрий Котельников та катнашты.
Очрашу барышында Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен катнаш минеральашламалар кайтару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шуны әйтергә кирәк, бу елның ноябрь башында «РАЦИН» ДУП «Уралхим» сәүдә йорты” ҖЧҖ белән 30 мең тонна диаммофоска кайтару турында килешү төзегән иде.
Белешмә өчен. "Уралхим" берләштерелгән химия компаниясе» АҖ – Россия Федерациясендә, БДБ илләрендә һәм Көнчыгыш Европада минераль ашламалар базарында иң эре компанияләрнең берсе.Компания Россиядә аммиак селитрасы җитештерү буенча лидер, шулай ук аммиак һәм азот ашламалары җитештерү күләмнәре буенча Россиядә икенче урынны алып тора.
Предприятие бер елга 2,9 млн. тоннадан артык аммиак, 2,9 млн. тонна аммиак селитрасы, 1,2 млн. тонна карбамид һәм 0,8 млн. тонна фосфор һәм катнаш ашламалар җитештерү куәтенә ия.