Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре республика программалары кысаларында авыл хуҗалыгы объектларын ремонтлауны һәм төзүне төгәлләделәр

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2016 елга республика программалары кысаларында сыер абзарларын, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауны һәм силос-сенажтраншеяларын төзүне төгәлләделәр.

«Тукай» ҖЧҖендә, «Сәхәпов Р.Р.» КФХында, «Мүнихов Ф.Л.» КФХында, «Закирова Л.А.» КФХында 100 башка исәпләнгән 4 сыер абзары һәм «Таллы Бүләк» АХҖКында, «Чатыр тау» ҖЧҖендә, «КорбановИ.В.» КФХында, «Габидуллина И.И.» КФХында 200 башка исәпләнгән 4 сыер абзары ремонтланган.

Районның 6 хуҗалыгында машина-трактор паркларына капиталь ремонт ясалган. Болар - «Марс» ҖЧҖ, «Таллы Буләк» АХҖК, «Тукай» ҖЧҖ, “Азнакай” АФ» ҖЧҖ, «Чатыр тау» ҖЧҖ һәм «Гәрәев И.Р.» КФХ.

«Марс» ҖЧҖендә, «Тукай» ҖЧҖендә, «Габидуллина И.И.» КФХында һәм «Атаджанов М.М.» КФХында силос-сенаж траншеялары төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International