Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Сорнай» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының«Сорнай» ҖЧҖендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, инвентаризация. 2016 елга йомгаклар һәм 2017 елга бурычлар» темасына семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Гатиятов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, район хуҗалыкларының баш инженерлары һәм башка белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар кышкы саклауга кулган техниканы, тракторларга техник хезмәт күрсәтү пунктын, аккумуляторлар саклана торган бүлмәне карадылар һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы белән таныштылар.

«Сорнай» ҖЧҖендә 340 тырма, 21 чәчкеч, 24 культиватор бар. Бүгенгә машина-трактор паркының 95%ы ремонтланган. Балтач муниципаль районында 2016 елда 7 хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре тәмамланачак.

Семинарда шулай ук хезмәтне саклау мәсьәләләре дә каралды.

Чара азагында Фирдәүс Нәбиуллин хуҗалыклар белгечләре алдында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тиешле дәрәҗәдә башкару бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International