Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “Зәй шикәре” агрофирмасының Сәвәли терлекчелек комплексында күптән түгел 120 башка исәпләнгән бозаулар абзары ачылды. Монда өч айдан зуррак булган бозаулар тотылачак.
«Абзарда бүлмә температурасы тора – җылылык 25 градуска кадәр җитә, көчле җилләткечләр аркасында корпусларда гел саф һава саклана. Яшь бозауларга җылы су бирелә – моңа суҗылыткычлар урнаштыру нәтиҗәсендә ирешелде. Бозаулар өчен иркен бүлемнәр куелган – бер урынлылар да, шулай ук бозауларны төркемләп тоту өчен дә урыннар каралган. Яшь бозауларны даими рәвештә белгечләр карап тора. Терлекчелек комплексында 29 кеше эшли – бозау караучылар, ветеринария табибы, лаборант, сыер савучылар, терлекчеләр», – дип сөйләде директорның терлекчелек буенча урынбасары Андрей Лаврентьев.
Киләчәктә хуҗалыкта 3 айдан 18 айга кадәрге бозаулар тора торган бүлекчәне ремонтлау планлаштырыла.