Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2016 елның 5 ноябре, шимбә

Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Сезон башланганнан бирле 9 атна һәр шимбәдә Татарстанның барлык аграрийлары шәһәр халкына үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен алып килеп саталар. Бәяләр калган барлык сәүдә нокталарына караганда арзанрак, мәс., бәрәңгенең килограммы – 10 сум, сөтнең литры – 28 сум, карабодай ярмасы 50 сум тора. Шәһәр территориясендә бер үк вакытта 10 сәүдә мәйданчыгы оештыру аркасында Казанның бөтен районнарында ярминкәләр эшли. Шимбә көнне Татарстан башкаласы Мэры ике сәүдә ноктасында –Ямашев проспектындагы ярминкәдә һәм Академик Лаврентьев, 10 адресы буенча оештырылган чатыр ярминкәсендә булды. Шәһәр башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар белән очрашты, алып килгән продукциянең сыйфаты белән кызыксынды.

«Бәхетле” гипермаркеты (Ямашев пр., 71а) белән янәшәдәге мәйданчыкка Югары Ослан, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнарының фермерлары үз продукциясе белән килгәннәр иде. Кайбыч районы фермеры Артур Гафиятуллин әйтүенчә, сатып алучылар бик иртә киләләр. «Товарны таратып куярга өлгерү өчен без ярминкәгә иртәнге 2гә үк килеп җитәбез, чөнки күп сатып алучылар иртә таңнан киләләр. Алар арасында даими килеп йөрүчеләре дә бар», - дип, үз фикерләре белән бүлеште фермер.

Илсур Метшин балык сату почмагында аның каян китерелүе белән кызыксынды. «Барысы да күптән түгел генә тотылган, үзебезнең елгаларда – Кама һәм Иделдә», - диделәр, үз балыкларыннан канәгатьбулып, балыкчылар. Шәһәр башлыгы, мондый ярминкәләр – җирле халык өчен зур ярдәм, алар сыйфатлы һәм арзан бәяләрдән үзләренә кирәк продукцияне сатып ала алалар, дип, билгеләп үтте.

Ит сатучы Зөлфия Кәримова, итне бик күп алалар, аңа ихтыяҗ зур, диде. «Алып килгән продукцияне көн дәвамында сатып бетереп китәбез», - диде ул, шунда ук, аның сүзләрен раслап, килограммы 250 сумнан яхшы ит алырга теләүчеләрдән зур булмаган чират та барлыкка килде.

Узган атнада Ямашев проспектындагы ярминкәгә 7 млн. сумлык продукция китерелгән. Казанда көздән башлап 8 ярминкә узды инде, шул вакыт эчендә ярминкәләргә 294,5 млн. сумлык продукция китерелгән.

Шәһәр башлыгы шулай ук Академик Лаврентьев, 10 адресы буенча оештырылган чатыр ярминкәсендә булды. Казан Мэры ярминкәгә китерелгән продукция тикшерү уза торган ветеринария-санитарияэкспертизасы лабораториясе белән танышты, продукция махсус приборлар – нитраттестерамнар белән тикшерелә. Илсур Метшин сатучылар белән аралашты. Балтач районыннан Динар Хәмдиев, монда 6 атна эшлим инде, дип сөйләде. «Биредә бик ошый. Эшне тагын да дәвам итәсе килә», – диде фермер. Ул гадәттә ярминкәгә 2 сыер түшкәсе алып килә икән. «Барысын да алып бетерәләр. Берни дә калмый», - диде Динар Хәмдиев. Сатучы шулай ук сәүдә урыннары оештырган өчен шәһәр башлыгына рәхмәт әйтте.Илсур Метшин, ярминкәләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме аркасында эшли башлады, дип, билгеләп үтте.

Ярминкәләр уздырган өчен Казан шәһәре Мэрына сатып алучылар да рәхмәт әйттеләр. «Монда барысы да арзан да, сыйфатлы да», - диделәр сатып алучылар һәм ярминкәнең ассортиментын киңәйтергә сорадылар. Илсур Метшин бу мәсьәләне карарга кушты.

Ярминкәләрдә йөрүдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Зәйнетдинов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International