«Данон Россия» АҖ Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Илхан» ҖЧҖенә нәселле таналар сатып алу өчен 26 млн. сум акча күчерде

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 1 ноябрендә «Данон Россия» АҖ «Эдельвейс» сөт комбинаты» филиалы аша Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Илхан» ҖЧҖенә нәселле таналар сатып алу өчен 26 млн. сум акча күчерде, бу сумма җитештереләчәк сөт исәбенә күчерелгән.

Нәселле терлек сатып алуга чыгымнар өлешен каплау программасы нигезендә бу “Илхан” ҖЧҖенә 400-500 баш терлек алырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа ферма Сөт бизнесы академиясенә өйрәтү, консультациябирү һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү технологиясен өйрәтү проектларына, шулай ук тукландыру проектына кертелгән. Болар барысы бергә хуҗалыкның төп җитештерү күрсәткечләрен арттырырга һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең икътисадын һәм тотрыклылыгын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда,«Данон Россия» АҖ Татарстан Республикасында яңа эре һәм перспективалы терлекчелек комплексы булдыруда шулай итеп үзеннән зур өлеш кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International