Татарстан Республикасы Сарман һәм Зәй муниципаль районнарында “Агрокөчләр төркемнәре” ЯАҖ агрофирмаларында авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куелды һәм машина-трактор парклары техниканы ремонтлауга әзерләнәләр.
Комиссия тикшерүе «Восток», «Зәй», «Зәй шикәре», «Җәлил», «Сарман» агрофирмаларында узды һәм ул агымдагы елның октябрь аенда Сарман муниципаль районының “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә семинар уздыру белән тәмамланды.
Семинар-киңәшмә авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган иде. Анда“Агрокөчләр төркемнәре” ЯАҖенең генераль директоры Фәнис Газетдинов, «Агрокөчләр” ЯАҖенеңмеханизация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгыАльберт Шәрипов һәм идарә белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре, агрофирмалар директорлары, машина-трактор станцияләре, парклар инженерлары, хуҗалыклар агрономнары катнашты.
Семинар «Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖенең Вахитов ис. бүлекчәсенең Шәрләрәмә техника паркында башланды. Монда бар куәткә тырмаларны, чәчкечләрне, кәтүкләрне, культиваторларны һәм башка тагылма җайланмаларны ремонтлыйлар. Агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов әйтүенчә, агрофирмадагы барлык 1062 тырма ремонтланып беткән, шулардан 360 – бу бүлекчәдә. Ремонт эшләрен механизаторлар үзләре башкара, алардан тыш, 3 слесарь һәм 1 эретеп ябыштыручы эшли.
Олы Нөркәй авылындагы машина-трактор станциясе башкалардан мәйданының зурлыгы белән дә, саклауга куелган техника куәте белән дә аерылып тора. Монда «Амазоне», «ТН-18» чәчү комплекслары,комбайннар ургычлары, суктыргычлары, «Гигант-800» компактерлары, кукуруз, чөгендер чәчкечләр һәм башкалар кышкы саклауга куелган. Остаханәдә капиталь ремонт ясалган. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар, техника торышы белән танышканнан соң, аларны саклауга куюның, шулай ремонт эшләренең барышын югары бәяләделәр. Фәнис Газетдинов та югары бәя бирде. Ул, бу агрофирмада эшкә бик җитди керештеләр, дип билгеләп үтте, комиссия барлык агрофирмаларда да булачак, дип әйтте.
«Техниканы кышкы саклауга кую белән бергә, ремонт эшләре дә башланырга тиеш, – диде ул. – «Нөркәй» агрофирмасында, күргәнегезчә, бөтен җирдә тәртип, эш тиешенчә оештырылган. Башка хуҗалыкларда да эшләр шул дәрәҗәдә булырга тиеш, ә яхшырак булса, без сөенәбез генә».
Алдагы комиссия тикшерүе 2016 ел ноябренең беренче ункөнлегендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Кама” агрофирмасында узачак.