Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының “Сөлчә” ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча кызу эш бара. Монда 146 тырма ремонтланган инде, хәзер механизаторлар культиваторларны әзерләүгә керешкәннәр.
«Өч культиватор ремонтланды инде, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хәмәтов. – Барлыккультиваторлар әзер булгач, чәчкечләргә тотынабыз, алар бездә өчәү. Ремонт эшләре бара торган бина иркен, якты».
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән механизаторлар Шамил Минхәеров, Фәсыйх Мәхмүтов һәм башка белгечләр шөгыльләнә.