2016 елның 2-3 ноябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” грантына дәгъва кылучыларны сайлап алу буенча эксперт комиссиясе утырышы булды. «Авыл хуҗалыгы оешмасының иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы» һәм «Селекция – нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы» категорияләре буенча грантлар алуга гаризалар тапшырылган.
Эксперт комиссиясе мөрәҗәгать итүчеләр документларының әлеге конкурска куелган таләпләргә туры килүен тикшерде.
Югарыда күрсәтелгән категорияләр буенча конкурста катнашуга барысы 73 дәгъвачы гариза биргән.