Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Колбай-Мораса авылыннан Фирдәүс һәм Мансур Шакуровлар хуҗалыгында 15 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 5 савым сыеры, 16 баш сарык, шулай ук казлар бар.
«Без бит инде авыл кешеләре, гомер буе мал-туар асрыйбыз. Бу өлкәдә беренче күнекмәләрне мин ата-ана йортында ук алдым. Мәктәпне бетергәннән соң, тиешле белем алып, тормышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләдем. Хәзер үз хуҗалыгыбыз бар, аны карарга да күп көч, тырышлык куярга кирәк, әмма шул ук вакытта ул безгә акча эшләү чыганагы да, анысы да бик мөһим», – дип сөйләде Мансур.
Йорт хуҗалары һәркөнне 60 литр сөт тапшыралар. Ит тә саталар. Кыр эшләре һәм терлек азыгы әзерләү өчен хуҗалыкның үз техникасы бар.
«Соңгы вакытта авыл хуҗалыгына, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, зур игътибар бирелә.Субсидияләр авылда терлекчелекне үстерү өчен зур кызыксындыру чарасы, без моңа бик шат. Мондый финанс ярдәме булмаса, үзебезнең планнарны тормышка ашыру кыенрак булыр иде», – дип сөйләделәр Шакуровлар.