Республиканың Мөслим районында һөнәри осталыкка конкурс узды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының “Сарман аграр көллияте” ДАҺМУ (ГАПОУ) 1 нче филиалы базасында һөнәри осталыкка конкурс узды. Конкурсны районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм “Мизгел” яшьләр үзәге оештырды.

«Безнең моңа кадәр дә шундыйрак конкурслар үткәргән бар иде. Әмма алар яшьләр үзәге базасында гына оештырылганга күрә, конкурста катнашучылар һөнәри осталыкның теоретик ягын гына күрсәтә алалар иде», –  дип сөйләде “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Эльвира Исламова.

Конкурста катнашучылар эшен район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм аграр көллият белгечләре бәяләде. Ярышлар түбәндәге дүрт номинациядә үткәрелде.

Механизаторлар конкурс башында полигонда «МТЗ-82» тракторында фигуралы йөрешләр күрсәттеләр,тагылмалы тракторны агрегатлау һәм тракторны арты белән бокска кертү буенча ярыштылар. «Практик өлештә егетләр трактор йөртү осталыгын күрсәттеләр. Без иминлек таләпләре үтәлешенә һәм аларның төгәл башкарылуына да игътибар иттек», –  дип сөйләде эксперт комиссиясе вәкиле Рамил Абдуллин.Аннары алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үз белемнәрен күрсәттеләр һәм теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. 1 нче урынны “Сарман аграр көллияте” ДАҺМУ (ГАПОУ) 1 нче филиалы студентыМарсель Хиялиев алды, 2 нче урынны – «Уңыш” агрофирмасы” ҖЧҖеннән механизатор Ленар Гайнанов, 3 нче урынны Сарман аграр көллияте студенты Тимур Басорин алды.

Сыер савучылар теоретик белемнәрен күрсәттеләр һәм сыер саву аппаратын сүтеп җыю буенча ярыштылар. Катнашучыларның берсе – “Ык”агрофирмасы” ҖЧҖенең “Шуган” бүлекчәсеннән Наталья Жданова практик биремне 3 минут 20 секундта үтәде. Шулай итеп ул 1 нче урынны алды, 2 нче урынны – “Сәетгалиев” фермер хуҗалыгыннан Чулпан Садыйкова, 3 нче урынны “Родные края - Туган як”ҖЧҖеннән Роза Латыйпова алды.

Конкурс кысаларында шулай ук эретеп ябыштыручылар һәм пешекчеләр ярышлары да узды.

Конкурста барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International