Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәй муниципаль районында булды.
Марат Әхмәтов башта “Зәй шикәре” заводына килде. Ул кагат кырын карап чыкты, шикәр чөгендерен озак вакыт оптималь температура режимында тота торган актив вентиляция системасы белән танышты,котельняга кереп чыкты, заводның үзәк өлешендә, фасовка цехында һәм башка объектларда булды. Аннары министр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район слетында катнашты, анда 300дән артык АПК хезмәтчәннәре җыелган иде.
Тантананы Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов ачты. Районның авыл хезмәтчәннәрен Марат Әхмәтов да котлады. Ул бөртекле ашлык җыю буенча районның алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте, игенчеләр 147 мең тонна ашлык җыеп алдылар, диде ул. «Зәйнең чөгендер игүчеләре дә рекорд күрсәткечләргә ирештеләр – гектардан уртача 420 центнер уңыш алып, республика тарихында беренче мәртәбә 500 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алдылар. Иң беренче нәүбәттә – бу авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы», – диде министр.
Слетта АПКның иң яхшы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, районның башкарма комитеты башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырдылар.