Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында 2016 елның 1 ноябреннән 3 ноябренә кадәр авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча укулар уза.
Район хуҗалыклары терлекчеләре, агрономнары, инженерлары өчен күчмә укуларны “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ хезмәткәрләре Фәрит Әхмәтов һәм Ирек Хафизов үткәрә. Уку программасы 40 сәгатьтән тора, укуда катнашучыларга аларның белемнәрен тикшергәннән соң тиешле үрнәктәге таныклыклар биреләчәк.
ТИПКА белгечләре, хезмәтне саклау буенча укулар кимендә өч елга бер мәртәбә үткәрелергә тиеш, диләр,чөнки авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәтне саклау буенча ел саен диярлек яңа кагыйдәләр, индивидуаль яклау чаралары (СИЗ) белән тәэмин итү буенча һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) буенча яңа норматив актлар чыгып тора.
Киләсе атнага күчмә курслар Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында узачак.