Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКның яшь белгечләре белән очрашу узды

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда республика авыл хуҗалыгы тармагының яшь белгечләре белән очрашу узды.

Очрашу барышында коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле эшләү, Министрлык һәм аңа караган оешмалар эшендә хәбәрдарлыкны һәм тикшереп торуны тәэмин итү, яшь гаиләләрне һәмяшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев белгечләргә агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. «Барысы 37ләп юнәлеш бар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бюджет акчаларын тотканда коррупциячел гамәлләрне минимальләштерү – Министрлыкның төп бурычларыннан берсе санала», – дип ассызыклады Рәсил Гыйләҗев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гражданнардан керә торган тәкъдимнәр, гаризалар һәм шикаятьләр аерым контрольдә тора, диде ул. Чөнки гражданнармөрәҗәгатьләренә вакытында һәм нәтиҗәле игътибар итү – коррупциягә каршы көрәшнең мөһим өлеше ул.

Очрашу азагында Рәсил Гыйләҗев яшь белгечләр сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International