Казанда иң яхшы икмәк пешерү осталарын һәм кондитер осталарын бүләкләделәр

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге тарафыннан «Икмәк пешерү остасы» һәм «Кондитер остасы» һөнәре буенча осталыкка Республика смотр-конкурсы үткәрелде. Чара Казан фәнни- тикшеренү-технологик университеты базасында узды. Конкурста 16 кеше катнашты, болар –республиканың сигез предприятиесе заводлары конкурсында җиңүчеләр.

Осталык буенча Республика смотр-конкурсында икмәк пешерү тармагының 85 еллыгына багышланган “өй эшен” үтәргә кирәк иде. Конкурста катнашучыларның эшен абруйлы жюри бәяләде, аның составында“Тест-Татарстан” РСМЦ» ЯАҖ, АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы, Казан фәнни-тикшеренү-технологик университетының (КНИТУ) азык технологияләре кафедрасы, Икмәк җитештерүчеләр берлеге, «Пуратос» ЯАҖ вәкилләре бар иде. Эшләрне бәяләгәндә биремнең темасы ачыклануга, осталыкка, эшнең катлаулылыгына, әйберләрне өстәлгә кую эстетикасына игътибар бирелде.

Конкурс йомгаклары буенча гран-при «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖенең икмәк пешерү остасыТатьяна Гимаевага бирелде. I дәрәҗә дипломнар икмәк пешерү осталары Елена Лебедкинага («Васильево икмәк заводы» ААҖ), Мария Соловьевага («Чистай икмәк заводы») ААҖ, Алсу Мусинага («Әлмәт-Икмәк» ААҖ), Эльвира Миңнуллинага («Казан 2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ) бирелде. II дәрәҗә дипломнар белән икмәк пешерү осталары Лилия Прокопьева («Пищекомбинат» ҖЧҖ) һәм Ольга Шатунова (“Сувенир” фирмасы” ҖЧҖ) бүләкләнделәр.

Кондитер осталары арасыннан гран-прига Альбина Сабирова – «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖенеңкондитер остасы – лаек булды. I дәрәҗә дипломнар белән кондитер остасы Татьяна Зеленкова («Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ), Мария Ванчушкина («Кондитер ательесы» ҖЧҖ) һәм Ольга Канафеева («Казан 2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ) бүләкләнделәр. II дәрәҗә дипломны Зоя Новожилова(“Сувенир” фирмасы” ҖЧҖ) алды.

Конкурс кысаларында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да бүләкләр тапшырды. Тармакта озак еллар уңышлы эшләгән һәм һөнәр берлеге тормышында актив катнашкан өчен һөнәр берлеге әгъзалары Мария Ванчушкина, Татьяна Зеленкова һәм Елена Лебедкина Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр алдылар. Башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларының рәисләре Лилия Гатауллина («Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ) һәм РокыяТаштабанова (Татарстан Республикасы Икмәк пешерүчеләр берлеге) адресларына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International