Татарстанда кече фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2 ел эчендә 680 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алды

2016 елның 5 ноябре, шимбә

Сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү – Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең иң киң кулланыла торган юнәлешләренең берсе. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, бүгенгә 60 млн. сум лимиттан 59,3 млн. сумы файдаланылган.

Программаны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Татарстанда 680 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алды, шул исәптән 2016 елда – 330 хуҗалык. Иң актив районнар – Мамадыш (88 шәхси ярдәмче хуҗалык), Арча (51), Чирмешән (50), Кукмара (40), Актаныш (35) һәм Чүпрәле (31) муниципаль районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International