Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куя башладылар. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиев әйтүенчә, бу эшне 14 ноябрьгә төгәлләү бурычы куелган.
«Дистәләрчә миллион сум тора торган ашлык җыю комбайнының, кышкыга салдырып, складларга куела торган җайланмалары шактый. Майлап, ачык һавада калдырыла торганнары да күп. Инженер-техник хезмәткәрләр комбайннарның күтәртмәләрдә сакланырга һәм аларның резиналары агартылырга тиешлеген яхшы беләләр», – дип сөйләде Фәргать Зәкиев.
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә тырмаларны ремонтлауга керештеләр. Бу көннәрдә машина-трактор парклары территорияләрен тәртипкә китерергә һәм алдагы сезонда техника тоткарлыкыз эшләсен өчен аңа запас частьләр алуга заявкаларны алдан ук биреп куярга кирәк, дип билгеләп үтте Фәргать Зәкиев.