Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Рассвет агрофирмасы» АХҖКында 2304 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 800 баш – савым сыерлары. Хуҗалыкта һәркөнне 19,4 тонна сөт савыла, бер сыердан уртача савым 24,2 кг тәшкил итә.
Быел «Рассвет агрофирмасы» АХҖКында 980 бозау туган, бу узган елга караганда 52 башка күбрәк. Мондый югары күрсәткечләр – терлекләр санын арттыру буенча технолог Лидия Михайлованың һәм вакытлыча ветеринария табибы вазыйфаларын башкаручы Галина Анисимованың бергәләп эшләү нәтиҗәсе. «Белгечләр бер-беренә ярдәм итеп эшлиләр. Сыер савучылар да, сыерларда нинди дә булса үзгәрешләр күрсәләр, шунда ук белгечләргә хәбәр итәләр. Команда белән эшләгәндә генә югары күрсәткечләргә ирешеп була», – дип сөйләде агрофирманың идарәчесе Леонид Михайлов.
Көннәр яхшы булганда терлекләрне һавага чыгаралар. Хуҗалык белгечләре сүзләренә караганда, ябык биналарда вируслар үрчү өчен шартлар арта, ә көнгә ике мәртәбә бинаны җилләтеп алу терлекләрне төрле авырулардан саклый. Агрофирманың терлекчелек биналарында атнага бер мәртәбә санитар көн үткәрелә, ә сыерларны монда һәркөнне чистарталар. Бу эш өчен сыер савучыларга өстәмә түләү каралган, аның күләме эшнең сыйфатына бәйле. Төп азыклардан тыш, сыерларга тагын кабак бирәләр.
«Кабакта файдалы матдә – каротин күп, ул сөтнең майлылыгын арттыра. Бу яшелчәне без 4 гектарда үстердек һәм гектардан уртача 650 центнер уңыш җыеп алдык. Без терлекләрне дөрес тукландыруга зур игътибар бирәбез», – дип сөйләде Леонид Михайлов.
Агрофирмада кышка 9 мең тонна сенаж, 630 тонна печән, 5 мең тонна силос һәм салам әзерләнгән.Хуҗалыкта 90 гектар мәйданда беренче мәртәбә ашлык кукурузы үстергәннәр.